Татарстан Республикасының Язучылар, журналистлар берлеге әгъзасы Рафаил Субаевның иҗат кичәсе узды

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

​​​​​​​2 октябрьдә Балалар иҗат йортында татар җәмәгатьчелеге замандашыбыз – җирле язучы, Татарстан Республикасының Язучылар, журналистлар берлеге әгъзасы Рафаил Субаевның 80 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсенә җыелды.

Фойеда язучының иҗатына багышланган күргәзмә оештырылган иде.

Кичәне башлап, сәхнәдә Балалар иҗат йортының “Яшь журналистлар” түгәрәге әгъзалары тарафыннан Рафаил Сираҗиның эшчәнлегенә багышлап әзерләнгән фильм күрсәтелде.

Аннары район Башлыгы Марат Гафаров сүз алып тамашачыны әдипнең  иҗат юлы белән таныштырды, язучыны юбилее белән котлады һәм Рәхмәт хатын тапшырды.

Әдәби зәвык, ана телеңнең нечкәлеген тою, тел байлыгы туплау җәһәтеннән зур мәктәпне Рафаил ага районның “Яңа юл” гәҗите редакциясендә үткән. Кичәдә гәҗитнең бүгенге баш редакторы чыгыш ясап, шагыйрьнең үткәне-бүгенгесе белән таныштырды.

Каләмдәшләре исеменнән юбилярны котлап, Бөтендөнья Татар конгрессының райондагы оешмасы җитәкчесе Иршат Закиров: “Рафаил Сираҗи бүген дә иҗат итеп яши, – диде.– Аның иҗатындагы киңлек, биеклек, фәнни мәгълүматлар тирәнлеге аеруча тоела. Ул халкыбызны яратып яза.”

Әдип иҗатын игътибар белән күзәтеп баручы чордашы, Ульяновск өлкәсеннән кайткан Сәгыйть Бәдретдин Рафаил агага багышлап язган поэмасын укуды. Кичәдә әдипнең 30лап китап авторы булуы ассызыкланды. Ул язган тарихи публицистик очерклар җыентыгы “Чүпрәле: үзган еллар, үткән юллар” китабының район тарихын өйрәнүдә төп басма һәм ярдәмлек  булып торуы турында әйтелде. Әлеге сүзләрне куәтләп, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтыннан кайткан Фоат Рафаил агага рәхмәтен җиткерде һәм Фәннәр академиясеннән бүләк тапшырды. Соңгы елларда әдипнең күпләп ислам тематикасында иҗат итүен исәпкә алып район мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт юбилярның күкрәгенә Татарстан диния нәзарәте медален такты.

 Кичәне  Балалар иҗат йорты хезмәткәре Гөлнар Рәкыйпова алып барды. Рөстәм Низамов, 1-нче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе директоры урынбасары Румия Әхмәтова һәм шушы мәктәп укучылары, Альберт Мөшәрәпов, күп профильле лицей укучылары чыгышлары да юбиляр һәм тамашачы күңеленә хуш килде.

Кичәдә Рафаил Сираҗи – заман прозаигы, шагыйрь-язучы,  милли тарих сәхифәләрен барлаучы, дини, фәлсәфи карашларын сонетларга салучы диелде. Һәм иң әһәмиятлесе: һәр очракта да, бер-берсеннән читтәрәк торучы бу өлкәләрнең һәркайсында автор тиешле югарылыкта – профессионалларча эш итүче мәгърифәтче булып кала.

Үзе исә юбилее уңаеннан фикерләре белән бүлешеп “Хезмәтемне мондый югарылыкка күтәреп бәяләвегез өчен рәхмәтлемен, - диде. – Без балачакта 80 яшьлекләргә карый идек тә баштан бүрек төшеп китә иде, инде менә үзем дә шушы яшькә килеп җиткәнмен, тик күңелнең генә кабул итәсе килми. Ә гомумән алганда, туган җиремдә яшәвем, халкыма файдалы булуым белән бәхетлемен һәм шуның белән горурмын”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International