Иске Чокалыда төзекләндерелгәннән соң ачылган чишмә суын эчеп карарга Чүпрәле тармак технологияләр техникумы укучылары сәяхәт кылды, тәмле суын эчеп карады. Тау-таш арасыннан ургылып аккан бу чишмә суын авылыбызга сәяхәт кылгач, Ш. Мәрҗәни дә эчкән. Чылтырап аккан чишмә суында кипарис тәме бар дип сөйлиләр иде безнең авылның олы кешеләре. Әйе, ул су бик тәмле! Шул суны эчкәч күңелдә ниндидер шифалык тоясың!