Чүпрәле көрәшчесе Чабаксар шәһәрендә ирекле көрәш буенча өченче булды

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Чуваш Республикасының Чабаксар шәһәрендә  күренекле көрәшчеләр истәлегенә ир-атлар һәм егетләр арасында ирекле көрәш буенча ачык чемпионат һәм беренчелек булды. Анда Матак авылыннан көрәшче Николай Чукмаров катнашты. Ярышларда Чувашия Республикасы һәм Татарстан Республикасы көрәшчеләре чыгыш ясады. Барлыгы 200 дән артык катнашучы. Николай Чукмаров 55 кг авырлык категориясендә көрәште һәм бу категориядә 11 катнашучы арасында 3 нче урынны алды. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International