Чүпрәледә Өлкәннәр көненә багышланган көзге ярминкә узды

2018 елның 29 сентябре, шимбә

Әлбәттә, төп сатып алучылар өлкән буын кешеләре, пенсионерлар иде. Быел да алар өчен  авыл хуҗалыгы предприятиеләре “Ак Барс Чүпрәле”, КФХ “Бикчуров Р.А.” “Мәхмүтов И.”, “Цильна” җәмгыяте, “Дементьев исемендәге агрофирма”, “Государев амбар”, район тармак технологияләр техникумы  һәм башкалар киң ассортимента үз продукцияләрен тәкдим иттеләр. Бәяләрдән дә шактый арзанрак булды. 
Ярминкәне иртәнге якта  район башлыгы Марат Гафаров та карап йөрде. Марат Ринатович сату барышы, өлкәннәрнең  кәефләре белән кызыксынды. 
Күпчелек район предприятиеләре хезмәткәрләренә мондый ярминкәләрдә катнашу яңалык түгел. Район халкын социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, әйтик, өлкәннәргә ел саен сатып алган продукцияләрен өйләренә кайтарып бирүдә булышлык күрсәтәләр. Оешмалар тарафыннан исә продукцияләрне кайтару өчен транспорт тәкъдим ителә. 
Көзге ярмикәдә киң  популярлыкны арпа, бодай, солы, он, печән, салам продукцияләре казанды. Райондашларыбыз аларны мал-туарга, кош-кортка күпләп алырга тырышты. 
Ярминкәгә килүчеләргә  район мәдәният йорты хезмәткәрләре җыр-моңнары белән күтәренке кәеф бүләк итте, шулай ук, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе пешекчеләре тарафыннан  махсус кайнар чәй өстәле әзерләнгән иде. 
Нина Сергеева һәм Нина Михайлова, Иске Элмәле:
-Һәр елны ярминкәне көтеп алабыз. Быел да он, арпа, бодай, шикәр комы алдык. Бик әйбәт оештырлган, рәхмәт.
Нурфигел Шәйдуллина, Иске Чүпрәле:
-Район өлкәннәре өчен әлеге ярминкә бик кирәк. Чөнки күбесе чыгып йөри алмый. Ә биредә барысын да кайтарып та бирәләр. Оештыручыларга рәхмәт.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International