Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегендә очрашу узды

2018 елның 28 сентябре, җомга

 28 сентябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегендә  40 ел гомерен район халкының иминлеген саклауга багышлаган, отставкадагы милиция полковнигы Вазыйх Сатдинов белән очрашу оештырылган иде.
Хөрмәтле ветеран белән очрашуда Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендәге личный состав, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге ветераннары советы рәисе, отставкадагы милиция майоры Фарис Шакиров катнаштылар.
Очрашуда Вазыйх Сатдинов чыгыш ясап, район эчке эшләр бүлегенең үткәне, үзенең ничек итеп район эчке эшләр бүлегенә эшкә килүе,  элек елларда нинди шартларда эшләүләре турында сөйләде, гомумән, район эчке эшләр бүлегенең тарихына тукталды, истәлекләре белән уртаклашты, хезмәткәрләрнең һәркайсына үз вазифаларын төгәл башкарып, хезмәт баскычы буйлап күтәрелүләрен,үзләренә һәм гаиләләренә исәнлек-саулык теләде, хөрмәт итеп очрашуга чакырганнары, кирәк чакта ярдәм итеп торулары өчен рәхмәтләрен белдерде.  
Әйтергә кирәк, юбилярның бөтен тормышы район эчке эшләр бүлеге  белән бәйле булды. 1978 елның 26 сентябрендә әлеге бүлеккә җинаятьчеләрне эзләү инспекторы иттереп эшкә алалар аны.  Район эчке эшләр бүлегенә эшкә килгәндә ул Ульяновск шәһәрендә юридик институтның бишенче курсында белем ала торган була.  1980 елда исә аңа район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары вазифасын тәкъдим итәләр. 1987 елдан башлап 2010 елга кадәр, ягъни отставкага киткәнче, район эчке эшләр бүлеген җитәкли. Нинди генә хезмәткә алынса да, ул үзен чын профессионал итеп таныта. 
Вазыйх Сатдиновның күкрәген Россия һәм Татарстан Республикасының  Дәүләт һәм Хөкүмәт бүләкләре бизи. Эчке эшләр органнарында озак еллар һәм намуслы хезмәте өчен аңа "Җәмәгать тәртибен саклаудагы аерымлылыгы өчен" медаль һәм "Ватан алдындагы казанышлары өчен" икенче дәрәҗәдәге медаль ордены тапшырыла. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының атказанган хезмәткәре, дигән мактаулы исемгә лаек була. 
Хөрмәтле ветеранның уллары Ленар һәм Айрат та әтиләренең юлын сайлыйлар, икесе дә эчке эшләр органнарында хезмәт куялар. Ленар Сатдинов бүгенге көндә Мәскәү шәһәрендә МВД РФ идарә академиясендә белем ала, майор дәрәҗәсенә ирешкән. Айрат Сатдинов исә Казан шәһәрендә МВД аппаратында хезмәт куя, полиция капитаны. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International