Татарстанда 100 яшьтән узган 316 кеше яши. Республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Биектау районына сәфәре барышында журналистларга шул хакта хәбәр итте.
«Бүген дөньяда да, Россия Федерациясендә дә, Татарстан Республикасында да вазгыять шундый – эшкә сәләтле яшьтән өлкәнрәкләр саны артканнан-арта бара. Республикада алар 25-27 меңгә җитә», - дип белдерде Зарипова.