Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин шушы көннәрдә райондаш егетләребез: Яңа Элмәледән Вадим Макаров, Кече Аксудан Алексей Волков Түбәнподлесный Шигалидан Олег Ильбеев, Коршанга Шигалидан Станислав Семенов, Иске Чүпрәледән Ленар Хөснетдинов, Зур Чынлыдан Радик Миначев, Иске Кәкерледән Илшат Хөсенов һәм Иске Шәйморзадан Алмаз Валиуллов хезмәт иткән Свердловск өлкәсе Елань поселогындагы хәрби частьтә булып кайтты. Егетләр хәрби хезмәткә агымдагы елның яз аенда чакырылган иделәр.
Радик Төхфәтуллин райондаш егетләребезнең частьтәге хезмәт итү шартлары белән танышты, командирлар белән киләчәктә тә шефлык элемтәләрен ныгыту юнәлешендәге мәсьәләләр хакында сөйләште.