Хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин Чүпрәле егетләре хезмәт иткән хәрби частьта булды

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Буа һәм Чүпрәле районы хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин Свердловск өлкәсенең Елань поселогында 31612 нче в/ч та булды, анда Чүпрәле егетләре хезмәт итә: Яңа Элмәле авылыннан Вадим Макаров, Кече Акса авылыннан Алексей Волков, Түбән Урманасты Шигали авылыннан Олег Илбеев, Коршанга Шигали авылыннан Станислав Семенов, Иске Чүпрәле авылыннан Ленар Хөснетдинов, Олы Чынлы авылыннан Радик Миначев, Иске Кәкерле авылыннан Илшат Валиуллов һәм Иске Шәйморза авылыннан Алмаз Вәлиуллов булды. Егетләр бу елның язында вакытлы хезмәткә чакырылды. Радик Төхфәтуллин якташлары белән очрашып, әлеге хәрби частьта хезмәт шартлары белән танышты, шефлыкка алынган часть командованиесе белән шевск элемтәләрен үстерү һәм аңа ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International