Өлкәннәр көне уңаеннан Чүпрәледә бушлай юридик ярдәм көне узачак

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

2018 елның 2 октябрендә, Өлкәннәр көне уңаеннан   "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге кабул итү бүлмәсендә (адресы: Иске Чүпрәле, Үзәк урам, 14 А)  иртәнге 8.00-15.30 сәгатькә кадәр  "Россия юристлары ассоциациясе» иҗтимагый оешмасы тарафыннан  игълан ителгән  бушлай юридик ярдәм көне узачак.

Чүпрәлеләрне   район пенсия бүлеге, техник инвентаризацияләү бюросы  белгечләре,  суд приставлары, нотариуслар, адвокатлар кабул итәчәкләр. Белешмәләр өчен телефон: 2-20-95. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International