Чүпрәле медицина хезмәткәрләре командасы 1 урынны яулады

2018 елның 22 сентябре, шимбә

Иң көчле спорт сөючеләр, сәламәт яшәү рәвешен яратучылар Казанда Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләре Спартакиадасының "Сәламәтлек 2018" финал этабында катнашу өчен Россиянең өченче башкаласына җыелды.

Ярышлар спортның алты төре буенча узды, волейбол, өстәл теннисы, шахмат, аркан тарту, җиңел атлетика, бадминтон. Бадминтон буенча Чүпрәле районы командасы вәкиле Раджеш Кумар тиңнәр булмады, бу спорт төрен спартакиада исәбенә керткәннән соң бер генә очрашуны да оттырмады, Сингх Раджеш Кумар бадминтон буенча ТР сәламәтлек саклау хезмәткәрләре Спартакиадасының дүрт тапкыр чемпионы булды, Чүпрәле командасы копилкасына алтын медаль кертте. Шул рәвешле Чүпрәле медицина хезмәткәрләре командасы 6 район арасында 1 урынны алды. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International