Өлкәннәр көне алдыннан Чүпрәле районында "ветеранга подписка бүләк ит!" хәйрия акциясе старт алды."Туган як" газетасы редакциясе игълан иткән хәйрия акциясенә оешма һәм предприятие җитәкчеләре дә кушылды. Беренчеләрдән булып әлеге акцияне район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов хуплады. Ә бүген, хакимият холлында газета журналистлары тарафыннан Чүпрәле почтамты белән берлектә оештырылган акцияләрдә: ҖЧҖ «Чынлы» җитәкчесе Барис Гафуров, тармак технологияләре техникумы җитәкчесе Рамил Әхмәтов, ҖЧҖ «Строитель» җитәкчесе Рамил Хисамов, МУП«Прогресс» җитәкчесе Евгений Иванцов, ЗАГС бүлеге башлыгы Альбина Шәрәфетдинова, балалар сәнгать мәктәбе җитәкчесе Руслан Шәрәфетдинов, район мәдәният йорты җитәкчесе Ирек Раимов, РУЭС бүлеге башлыгы Алмаз Вәлиуллов, социаль яклау бүлеге башлыгы Зөлфия Йосыпова һәм башкалар катнаштылар. Киңәшмә барышында Айрат Җәләлов акцияне хуплаган җитәкчеләргә рәхмәт белдерде.