Чүпрәле районының  Хорновар-Шигали авыл җирлегендә берьюлы өч истәлекле дата билгеләп үтеләчәк

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

2018 елның 1 октябрендә  Хорновар-Шигали авыл җирлегендә юбилей даталары билгеләп үтелә: җирле үзидарә оешуга 100 ел, авыл җирлегендә Советлар Союзы Герое Юхвитова П. С. тууына 100 ел, Хорновар-Шигали урта мәктәбе ачылуга 120 ел.

Барлык теләүчеләрне әлеге чараларда катнашырга чакырабыз.

1.Советлар Союзы Герое Юхвитовның тууына 100 ел тулуга багышланган Митинг (9.00 сәгатьтә башлана, үткәрү урыны: Советлар Союзы Герое Юхвитов П. С. исемендәге Хорновар-Шигали урта мәктәбе, һәйкәл янындагы ишегалдында) 2.Тантаналы өлеш (10.00 сәгатьтә башлана, үткәрү урыны: Хорновар-Шигали мәдәният йорты, Центральная ур., 5) 3. Авыл җирлегендә җирле үзидарә оешуга 100 ел тулуга, Советлар Союзы Герое Юхвитов П. С. тууына 100 ел тулуга, Хорновар-Шигали урта мәктәбе ачылуга 120 ел тулуга багышланган үзешчән сәнгать концерты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International