Чүпрәле пенсионерлары Болгарда булдылар

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Шуңа күрә 12 сентябрьдә район ветераннар Советының нәкъ менә шушы урынга, сакраль дип саналган урынга экскурсия оештыруы бик күңелле булды – 922 елда Болгар ата-бабалары ислам динен кабул иткән.

Бу урыннарда бер тапкыр булсаң, тагын бер кат карыйсы килә, матур истәлекле урыннарны. X-XV гасырдагы Болгар шәһәрлеге федераль әһәмияттәге һәйкәле- Иделнең матур ярында, җир валы белән уратып алынган һәм озынлыгы 5 км.Болгарның территориясе 420 га сузылган һәм кыйммәтле археологик мирасны, XIII – XIV гасырлардан сакланып калган таш һәм кирпеч биналарны үз эченә ала. Без район хакимиятенә һәм район ветераннар советына шушы экскурсия өчен рәхмәт белдерәбез, чөнки иң гүзәл, тарихи-кыйммәтле урыннар нәкъ менә безнең республикада, Татарстан Республикасында. Н. Ф. Усманова, хезмәт ветераны.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International