Чүпрәле районы Зур Чынлы авылында гомер итүче хезмәт ветераны Земилә Фәтхуллова бүген 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте. Олы яшьтә булуга карамастан, ул үзен бик яхшы хис итә, һаман да көче тулы һәм вак-төякләргә кадәр хәтерли. Ул монда, Зур Чынлы авылында туа. "Авыр сугыш елларында барысына да җиңел булмаган, барысы да таңнан таңга кадәр хезмәт куйган", - ди ул. Бик күп еллар колхозда эшли. Беркайчан да тик тормадым. Гомеренең озынлыгын нәкъ менә хезмәткә мәхәббәт белән бәйли.
"Һәрвакыт хәрәкәттә булырга, эшләргә кирәк, шул чакта күңелдә дә җиңелрәк, башкарылган эшләрдән шатлыклы була», - ди ул. Юбиляр берүзе яши. Авылда ике кызы яши: Сәрия һәм Венера апа. Калганнары шәһәрләрдә. Барлыгы 8 бала бар иде, бүген-алтысы исән.
Мөнир абый белән бәхетле гомер кичерәләр, әмма ул бик иртә вафат булган.
Кайнар котлаулар бик күп булды ул кенне, алар арасында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов һәм авыл җирлеге башлыгы Фәрит Хәлиуллов та бар иде. Аны котларга Зур Чынлы урта мәктәбе укучылары да килгән иде.
Иң изге телеклер белән юбиляр РФ Президентының котлау хатын кабул итте.