Чүпрәледә гомер итүче тыл ветераны Әминә апа Шагаевага 95 яшь тулды

2018 елның 14 сентябре, җомга

Бүген Чүпрәле районы Түбән Чәке авылында гомер кичерүче тыл хезмәтчәне, ветераны Әминә Садретдин кызы Шагаева 95 яшьлеген билгеләп үтте. 

Сугыш елларында Әминә апа окоп казуда, колхоз кырында  тракторчы булып хезмәт куя.

Әминә апа тормышка алты баласы белән тол калган сугыш ветераны Мирзаҗанга чыга. Уртак тормышта тагын ике бала дөньяга килә. Бүгенге көндә аларның барысы да исән, кайтып йөриләр.  Әминә апа әнисеннән 1 яшь һәм  8 айлык булып калган Шамил абый һәм аның тормыш иптәше Миңсария апа тәрбиясендә гомер кичә. Мирзаҗан абыйның вафатына исә 26 еллап вакыт узган. 
- Иң авыры артта калды инде. Бүгенге тормышта яшәве үзе рәхәт ,- ди юбиляр.
Ветеранны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмир Измайлов һәм авыл җирлеге башлыгы Олег Албутов котлады. РФ Президенты исеменнән Котлау хаты һәм район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырдылар. Исәнлек, балалар тәрбиясе, хәерле гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International