Иске Чокалыда Авыл-Чәй бәйрәме узды

2018 елның 14 сентябре, җомга

Җиде гасырлык тарихы булган Иске Чокалы авылында шимбә көнне “Авыл көне” үтте. Башлап шуны әйтергә кирәктер, быел бу авылда өйләргә чишмә суы кертелде. Ә эчәчәк суны элек халык “Кизләү, “Чәй суы” дип аталган чишмәдән ала торган иде. Һәм, бу авыл кешеләренең мәгънәлелегенә кара син – әлеге әби-бабайлар, Шиһабетдин Мәрҗани, аның әби-бабалары су эчкән кизләүне тарихи ядкәр буларак саклап калуны максат иткәннәр. Максат та тормышка ашкан – чишмә тирәсе төзекләндерелеп, чишмәгә төшә торган сукмакка тимердән баскычлар, туктап ял итү урыны ясалган, кизләүнең үзенең тирә-яны тимер челтәрле коймалар белән тотып алынган, түбәсенә ярымай куелган! “Авыл көне”нә җыелган халык та кизләү янында оештырылган тамашаны караганда күз яшьләрен тыя алмады. Күз яшьләре аша яшьлекләренең хәтирәсе булган урынны тарихи һәйкәл иткән кешеләргә рәхмәт укыдылар алар. 
Тамаша да бөтен нечкәлекләрне күз аллап – авылның үткәненә сәяхәт формасында ясалган иде. Мини спектакль барышында мәктәп директоры Илһам Хәйретдинов, районга җитәкче булып килгәннән соң бу урынга “районның иң матур табигать почмагы шушында бугай” дигән бәя биргән Марат Гафаров, Иске Чокалыда туган, бүгенге көндә район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләүче Айрат Җәлалов, Ульянда яшәүче Фрида Хәйретдинова чыгышлары да тыңланды. 
Спектакльдәге иң соңгы эпизод “кунак кызының чәй суыннан кайтышын” һәм Рөстәм Низамовның җырлавын күзәткәннән соң, халык бизәкләп җигелгән атларга утырып авыл үзәгенә юл алды. 
Үткәннәр белән бүгенге арасы: чишмә суы– өйләрдә
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Чүпрәле районына һәртөрле ярдәме, ә эчәргә яраклы су белән тәэмин итү буенча аерым ярдәме, нигезендә сулы булу Иске Чокалы авылы халкы тарафыннан корбаннар чалып билгеләнеп үтеләчәк бәйрәмгә әйләнде. Иң элек халык мәдәният йорты каршына куелган самовар кранын ачып җибәрде. Краннан челтерәп аккан суны һәркем алкышлап каршы алды. (“Акыл китәрлек, безнең өйдә дә краннан су ага бит хәзер”, дип куйды халык арасында олы яшьтәге бер абзый. Кизләү янында күз яшьләрен тыя алмаганга мин аңа игътибар иткән идем инде, соңыннан мин ул абыйны күреп сөйләштем, ни дигәннәрен алдарак язачакмын. Р.Җ.).
Марат Гафаров авылга су китерү буенча башкарылган эшләрне һәм район, авыл тормышын кыскача шәрехләп, суның чишмәләрдән туплануын, сыйфатының да бик әйбәт булуын әйтте.
–Билгеле инде, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның шундый олы ярдәме булмаса, район үз көче белән генә мондый зур күләмле эшләрне башкарып чыга алмас иде,-диде Марат Гафаров. – Авылларны яшәтүгә, матурайтуга шул авылдан чыкканнарның, монда калып яшәүчеләрнең дә өлеш кертәчәкләренә ышанам. Чөнки туган авыл – кендек каның тамган җир һәркемгә якын һәм кадерле ул. 
Бәйрәмнең кадерле кунагы авылның хөрмәтле кешесе Гөлсирә Хәлиуллова һәм мәктәп укучысы белән берлектә беренче суны агызып митингта катнашучыларга тәкъдим иткәндә “Бу нигъмәтнең хәерен күрегез!”- диде.
Гөлсирә Хәлиуллова исә авылдашларын туган җирләрен онытмаска, ешрак кайтырга, ауган-ишелгәнне җыештырырга чакырды.
–Ни җитми, авыл шәһәрдән киммени хәзер?! Яшәргә кайтыгыз, ташланган өйләрегезне, бикле капкаларыгызны ачыгыз-диде ул, юллы, инде килеп сулы да, булуларын ассызыклап.
Мәктәп каршында район китапханәчеләре самоварлардын күргәзмә оештырганнар иде. Самовар да бу авылга хас һәм якын предмет – чөнки бу авылның һөнәрчеләре авыллар буйлап, самоварлар ремонтлап йөргән. Чишмә суыннан чәй кайнаттылар шул самоварларда, теләгән кеше хуш исле үлән чәйләре эчте. 
Корбан ашында һәм кичке якта
Авыл мәчетендә өйлә намазы укылганнан соң халык мәктәп ашханәсенә корбан ашларына җыйналды. Авылның сигез гаиләсе чалынган корбаннарының бер өлешен әлеге бәйрәм табынына китергән иде. Алар биргән һәм авылдашлардан кергән акчаларга бәйрәм табыны әзерләнгән. Мәктәп хезмәткәрләре табындагы 400 кешегә хезмәт күрсәтте ул көнне. Авыл мулласы Рамиль Айзятов вәгазьләр сөйләде, Район мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт килгән иде. Гомумән, авылның бөтен кешесе табын артында да очрашты.
Кичен исә авыл халкы һәм авыл кунаклары татар эстрадасы артистлары Зөлфия һәм Җәвид Шакировларның концертын карады. Төнге күкне аллы-гөлле төсләргә күмгән бәйрәм салютын күзәтте.
Бер рәхмәтнең –мең төрле савабы
“Сәхнәнең түрен күрәбез дә, арткы өлешенә күз дә салынмый”, дигән кебек авыл халкына бу бәхетле мизгелләрне бүләк итүгә армый-талмый хезмәт итеп, үз өлешләрен керткән кешеләрнең исемнәрен дә барлап китик.
Аларның иң башында торучы һәм “минем туган авылым”, дип янып-көеп йөреп, бәйрәмне оештыруның инициаторы: Айрат Җәлалов. Әлеге инициативага теләктәшлек күрсәтүчеләр, билгеле инде, Марат Гафаров һәм шул авылдан чыккан эшмәкәр егетләр, районда җитәкче вазифа башкаручылар – Рәмис Низаметдинов, Альфред Низамов, Альберт Низамов, Рәшит Юсупов, Роберт Низамов. Касыйм Зартдинов, Газинур Хәлиуллов, Дилә Хәйретдинова, Рамиль Низамов, Әмир Хисамов. Рөстәм Юсупов, Зөлфәт Сәгъдиев, Рамиль Сабирҗанов, Рамиль Хисаметдинов, Дамир Сафин, Илһам Хәйретдинов, һәм башкалар. 
Рәмис НИЗАМЕТДИНОВ, Иске Чокалы авылы башлыгы:
–Рәхмәтемне җиткерәсем килә. Кемгә генә мөрәҗәгать итсәк тә, изге эш дип, бер сүзсез ярдәм итәргә тырыштылар. Иң беренче, авылдашларга ихлас рәхмәтем. Рамилә Гафуровага, Дамир Низамов, Зөфәр Әскаров, Галия Сабирова, Альберт Хәйретдинов, мәктәп, китапханә, мәдәният йорты хезмәт коллективы бу бәйрәм югары дәрәҗәдә үтсен өчен хәлләреннән килгәннең барысын да эшләде. Гомумән, бу эшләргә үз өлешен керткән, исемнәре аталган һәм аталмыйча калганнарга да ихлас рәхмәт. Шуның кадәр уңай эмоцияләр алды халык – үзе үк игелекле эш бит! Бу эшләр дәвамлы булачак, дип уйлыйбыз. 
Кизләү янын төзекләндереп бетерәчәкбез, “Изгеләр каберлеге”нә  чыга торган тимер күперчек ясарга ниятебез бар. Бу эшләргә теләгән һәркем кушыла ала. Минем дә өлешем тисен, дигәннәр өчен кизләү баскычына тимер тартма беркетеп куйдык – ярдәмнәре киләчәк төзекләндерү эшләрендә кулланылачак. 
Ә бүген үткән “Авыл көне” чокалыларның көчле булуын күрсәтте.
Камил абый ХӘБИРОВ, Иске Чокалы-Казан:
–“Болай еларга булгач, ник авылдан киттең“,- дип сорыйсың сеңелем. Безне ачлык, ялангачлык, юклык куды авылдан. Йорттагы кое суы эчәргә генә дә ярамаган бит, шул кизләүгә җибәрәләр иде. Кышлыгын моннан су алып кайтуларның җәфалары! Ул әле генә матур. Җилкәләр чыныкмаган, тау башлары бозга каткан – таела... Шул балачакларымны хәтерләп елыйм, сеңелем. Авыл да күңелгә бик якын!
Фәүзия ханым, Иске Чокалы – Буа районы:
–Туган нигездә беркем дә юк инде хәзер. Авылда бәйрәм булачагы турында “Родной край”дан белдек. Аннары күршебезгә шалтыраттык. Һәм биш туганнан дүртебез кайттык менә. Елаштык та, җырлаштык та, корбан ашларыннан да авыз иттек. Грандиоз бер көн булды, рәхмәт.
Әмир САБИРҖАНОВ, Иске Чокалы – Иске Чүпрәле:
–Күңелем белән авылымнан бер көнгә дә аерылганым юк. Бәйрәмне оештыручыларга, авылда шундый тормышны тәэмин итүче Татарстан җитәкчелегенә зур рәхмәт!  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International