Иске Чүпрәле авыл җирлеге Башлыгы сайланды

2018 елның 14 сентябре, җомга

Утырыш эшендә территориаль сайлау комиссиясе рәисе Илгизәр Вафин үткән якшәмбе, 9 сентябрьдә узган муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына, шул исәптән Иске Чүпрәле авыл җирлегендә  өстәмә сайлауларның нәтиҗәләре  турында  сөйләде. 1 номерлы Иске Чүпрәле авыл җирлегенең бер мандатлы  сайлау округы буенча  Иске Чүпрәле авыл җирлеге Советына депутат итеп, Марат Гафаровның сайлануын белдерде һәм депутат таныклыгы тапшырды.

 Утырыш барышында, шулай ук, яшерен һәм бер тавыштан  Иске Чүпрәле авыл җирлеге Башлыгы итеп Марат Ринат улы Гафаров сайланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International