Чүпрәлеләр "Урман атнасы" акциясенә кушылды

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

ТР Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә, шулай ук волонтер елы үткәрү кысаларында һәм урманга сак караш тәрбияләү максатыннан, 8 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр Татарстанда «Урман атнасы» табигатьне саклау акциясе игълан ителде. Чүпрәлеләр акциягә кушылдылар һәм Авыл көне кысаларында Иске Чокалыга Яңа Чишмә территориясенә үсентеләр утырттылар.

 Акциядә район җитәкчеләре дә катнашты. "Агач утырту-игелекле эш. Бу хакта Коръәндә дә әйтелә. Һәр ир - ат агач утыртырга, йорт төзергә һәм ул үстерергә тиеш, - дип билгеләп үтте район мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International