9 сентябрь төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, яшен вакытында 16-18 м/с кадәр җил булуы көтелә, дип кисәтә Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте. Иртән томан төшүе ихтимал.
Минималь температура төнлә белән +10..+12˚,
Максималь температура көндез +22..+24˚.