Чүпрәле энциклопедиясенең нигезе әзер

2018 елның 7 сентябре, җомга

-Бөтендөнья татар конгрессы соңгы вакытта нинди эшләр башкара,  нинди яңалыклар бар?
-Бөтендөнья татар конгрессы татар халкын берләштерү; татар халкының милли-мәдәни, социаль-икътисадый һәм рухи үсешенә ярдәм күрсәтү; мәдәниятне, телне, традицияләрне торгызу һәм саклау буенча үзенең эшчәнлеген дәвам итә. Билгеле булганча, узган елның 2-6 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды эшләде. Съезд Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасын оештырды һәм аның составын раслады. Шураның рәисе итеп Татарстан вице-премьеры Васил Гаяз улы Шәйхразиев сайланды. Быел, июль аенда, Бөтендөнья татар конгрессының чираттан тыш VII съезды Конгрессның Милли Шура хакындагы матдәләр кертелгән яңа Уставын кабул итте. 
 Милли Шура  – конгресс съездлары арасындагы чорда даими гамәлдә булган җитәкче орган. Аның рәисе вазифаларына Татарстан хөкүмәте җитәкчесенең урынбасары сайлану - Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенә яңа сулыш өрү, Татарстан республикасының конгрессның дәрәҗәсен, әһәмиятен күтәрергә тырышуы билгесе. 
Мин, Бөтендөнья татар конгрессының райондагы җирле оешмасы җитәкчесе буларак, соңгы вакытта җаваплылылыкның, эшчәнлеккә таләпләрнең сизелерлек артуын билгеләп үтәр идем. Шушы елның июнь аенда  Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразиев Татарстан районнарындагы җирле оешма вәкилләре белән очрашты. Анда борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү булды, алга яңа бурычлар билгеләнде. Мин үзем бу очрашуда үз көчебезне миллилекне күпертүгә түгел, татар халкының үрнәк якларын, аның данлы үткәнен күрсәтүгә юнәлтергә тиешбез, дигән фикеремне җиткердем. Милләтне, мәдәниятне үстерү юнәлешендә без барысын да эшләргә тиешбез, әмма бер юнәлешне мин аерып әйтәсем килә – ул тарихны, төбәк тарихын өйрәнү. Җирле оешмаларның төп эшчәнлеге шул булырга тиештер дип саныйм мин. 
Соңгы елларда районыбыз авылларында уза торган “Авыл көне” бәйрәмнәрендә тарихка мөрәҗәгать итү, авылның үткәненә басым ясау күзәтелә башлады. Әйтик, Татар Уби авылы тарихын ныклап өйрәнгәннән соң, быел бу авыл бәйрәмендә аның 200 еллыгын игълан итәргә мөмкинлек туды. Иске Шәйморза, Мунчәли, Татар Бизнәсе, Яңа Кәкерле авыллары кешеләре дә үз тарихларын яхшы беләләр хәзер.
Бөтендөнья татар конгрессы структурасына керүче “Ак калфак” оешмасының шушы көннәрдә безнең районда булып узган күчмә утырышы да халкыбызның тарихына, аның матур йолаларын, тәмле ризыкларын искә төшерүгә багышланган иде. Безгә эшебезне шушы юнәлештә дәвам итәргә кирәк.
-Район энциклопедиясен булдыру буенча эшләр башланган иде. Бу юнәлештә ниләр эшләнде?
-Шактый эшләр башкарылды. Булачак энциклопедиянең Генераль сүзлеге төзелде. Китапханәләр хезмәткәрләре, аерым мәктәпләр, кайбер энтузиастлар тарафыннан энциклопедиягә керергә тиешле 1000 нән артык шәхес хакында биографик материал тупланды.
Булачак энциклопедиянең нигезе бар дип санарга мөмкин. Анда 3000 нән артык мәкалә, фотоматериал, схема-таблицалар урын алачак.
Хәзерге вакытта мәкаләләр язу процессы бара. Үз теләге белән, булган материалга таянып, рус телендә, фәнни таләпләргә җавап бирердәй җыйнак энциклопедик мәкаләләр язарга әзер булган кешеләрнең ярдәменә бик шат булыр идек.
-Татар теле тирәсендәге соңгы вакыйгаларга карашыгыз нинди? (Гөлинә Нәсибуллина)
-Бу вакыйгаларны аңлап кабул итәргә тырышам. Безнең телне тартып алырга маташучы юк. Татарларның телен кемдер килеп саклар, үстерер, телне белергә теләмәүчеләрне татарчага килеп өйрәтер дип көтеп яту - мәгънәсезлек. Бу – бары тик безнең проблема.
Россия Федерациясендә яшибез бит, аның законнары бездә дә төгәл үтәлергә тиеш. Кисәтү булды икән, димәк, тел юнәлешендә хаталанганбыз. Беркемне дә көчләп телгә өйрәтә алмыйсың. Бу кире эффект кына тудыра. Татарстанда татарларга да, бездә яшәүче башка халыкларга да татар телен белү ихтыяҗын булдыру зарур.
Безгә башка төрки халыклар белән дус яшәргә кирәк. Бүгенге көндә аларның гомуми саны 180 миллионга якынлаша. Бу халыкларның күпчелеге мөстәкыйль дәүләтләрдә яшиләр. Аларга бетү куркынычы янамый. Без үз мәдәниятыбызны төрки халыклар алдында кыюрак пропагандаларга тиешбез.
Кызганыч, безнең әдәби телебез башка төрки халыклар телләреннән нык аерыла. Ул аларга аңлашылмый. Ә без матбугатыбызда шул әдәби тел кысаларыннан чыгудан куркабыз, хәзер диалекталь дип саналган чын төрки сүзләр куллануны гаеп эш дип саныйбыз. Киресенчә, телебезне гарәп, фарсы, көнбатыш телләрдән алынган сүзләр белән тутырып бетердек.
Соңгы берничә дистә елда татар халкының, аның теленең чын тарихын тасвирлаучы күп хезмәтләр язылды. Аларда  татарларның урыс дәүләтчелеген булдыруда, хәзерге заман урыс телен формалаштыруда төп рольләрнең берсен уйнаганы исбатлана. Бу хезмәтләрне урыс халкына да, башка халыкларга да җиткерәсе иде. Аларны урыс, инглиз, немец, кытай телләренә тәрҗемә итү өчен бар мөмкинлекләрдән дә файдаланырга кирәк. Урыс һәм башка халыкларда төрки телләргә, шул исәптән татар теленә дә, хөрмәт уятуга ирешергә кирәк. Яхшылап аңлатсаң, үз теленең яртылаш төркичә икәнен урыс аңлаячак ул. Моңа чит илләр галимнәре белән берләшкәндә ирешергә мөмкин.
Финляндия татарларының үз телләрен саклап торудагы уңышларына сокланабыз. Сере бик гади. Анда гаиләдә татарча гына сөйләшү – язылмаган закон. Ул закон буыннан буынга тайпылышсыз үтәлеп килә. Безнең илдә дә ачык рәвештә милләтләрне кысу, урыс булмаган халыкларның телләрен кимсетү дигән нәрсә хәзер юк. Татарлыкны яшерергә туры килгән заманалар бар иде. Шөкер, хәзер күпләр, горурланып, “Я – татарин!” дип әйтә. Телне белсә, “Мин – татар!” дияр иде. Моңа ирешүгә өлеш кертү – һәркайсыбызның бурычы.
-Сезне әдәби һәм музыкаль иҗат кешесе буларак та яхшы беләбез. Энциклопедия төзү эшләренә бирелеп киткәч, иҗатыгыз пассивлашты кебек. (Замирә Әхмәтова. Иске Чүпрәле)
-Әйе, энциклопедия өстендә эшләү күп вакытны ала. Әмма бер язып караган кеше үз-үзеннән качып булса да язгалый инде ул. Шигырьләр дә, җырлар да туып тора. Өметле җырчы, “Татар моңы - 2017” фестивале финалисткасы Алинә Әсмәтуллова башкаруында Татар Уби авылы бәйрәмендә яңгыраган җырым хәтта үземә дә ошады.
Заманында “Туган як” газетасы битләрендә шигырьләрем басылды, җырларым Илсаф, Алсу Әбелханова, Бәширә Насыйрова, Динә Латыйпова, Радик Яруллин, Башкортостан җырчылары Динар Асылгәрәев, Раилә Уразаева һәм башкаларның репертуарларына кереп калды. Арта-тирә генә язгалаган һәвәскәр иҗатчы өчен монысы да аз түгелдер.
Үземә һәм гаиләмә Ходай исәнлек биреп, Чүпрәле энциклопедиясен бастыру дәрәҗәсенә ирештерә алсак, бәлки, иҗат ялкыннарын тагын да дөрләтеп алырбыз әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International