Чүпрәледә балалар куркынычсызлыгы айлыгы игълан ителде.

2018 елның 7 сентябре, җомга

Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе , Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боерыгын үтәү кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының14 августтан 20 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында балалар куркынычсызлыгы айлыгы игълан ителде.

Уку елы башында балаларның иминлеген арттыру, аларда мәктәп каникулларыннан соң юлларда һәм транспортта куркынычсыз тәртип күнекмәләре булдыру, шулай ук куркыныч һәм гадәттән тыш хәлләр куркынычы булганда һәм аларның адекват гамәлләре тикшерелде. Чүпрәле районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге 114-ПСЧ хезмәткәрләре Чүпрәле муниципаль районының көнкүрештә һәм мәгариф учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыагы чаралары турында укучыларга җиткерү буенча дәресләр алып бардылар. Шулай ук мәктәп бинасыннан балаларны эвакуацияләү буенча уку дәресләре үткәрелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International