Хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумының 1,5 тапкыр күләменнән артмаган гаиләләр ай саен бирелә торган түләүләргә дәгъва кылачак. ТР ул (13 713 сум) билгеләнгән. Гаилә әгъзаларының җан башына уртача керемен исәпләгәндә барлык төп керемнәрне соңгы 12 айда акчалата формада алына. Шуны да әйтергә кирәк, һәр гаилә әгъзасының кереме шул исәптән уртача кереме салым тотып калуга кадәр исәпкә алыначак.ТР туләү 8490 сум тәшкил итәчәк.
Туләү ай саен кредит учрежденияләрендә шәхси счетка күчереләчәк, аны акчалата алып, уз белдеге белән эшләргә мөмкин булачак.
Мөһим! Пособие 1 елга билгеләнәчәк, аннан соң балага 1,5 яшь тулганчы алу хокукы өчен кабат документлар тапшырырга кирәк булачак. Шулай ук пособиены алуны туктатырга һәм ана капиталы сертификаты башка юнәлеш буенча кулланырга мөмкин булачак.
Туләүгә гаризаны Пенсия фондының территориаль органнарында, яки МФЦ булекләрендә язып була.