Чүпрәледә 10 бала үстергән Герой-ананы юбилее белән тәбрикләделәр

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

Чуваш Ишлесе авылында 10 бала: 6 ул һәм 4 кыз үстергән, Герой - ана медале иясе Раиса Барышова гомер кичерә. Шушы көннәрдә аңа 80 яшь тулды.

  Раиса Васильевнаны гомер бәйрәме белән котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, ЗАГС бүлеге мөдире Альбина Шәрәфетдинова, авыл җирлеге башлыгы Валерий Михайлов килделәр. Район җитәкчелегеннән Рәхмәт Хаты, бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.
   Раиса Васильевна Шомыршы районы Әсән авылында дөньяга килә. Әтисен ул хәтерләми дә диярлек. Сугышка киткән җиреннән ул хәбәрсез югала. 1961 елда Раиса Васильевна Чуваш Ишлесенә Виталий Ивановичка тормышка чыга. 
  Авыл җирендә һәммәсе күз алдында. Ата-ана көне-төне дигәндәй эштә. Йорт-хуҗалык – үсеп килүче 10 бала-чага карамагында. 
Барышовларның уллары, кызлары аптырап, кул кушырып утыра торганнардан түгел, кечкенәдән хезмәттән чыныгу алганнар. Гаилә башлыгы, ир-атка хас булганча, корырак-кырысрак, бер әйттеме – аның сүзен үтә. Әниләре — чын мәгънәсендә нәфис зат. Оста хуҗабикә, кулыннан килмәгәне юк. Кайчан өлгерә диген. Балалар да олылардан калышмаска омтыла. Йөзгә кызыллык китермиләр. Йорт тирәсендә мәш киләләр, укуда да сынатмыйлар. Барышовларның алты уллары да хәрбиләр. Бүгенге көндә аларның бу хезмәтен дәвам итәргә оныклар алынган.
  Балалары, оныклары төп йортны ташламый, билгеле. Еш кайтып торалар, ярдәм итәләр. Ямьле җәйдә табын артына 40, 50шәр кеше җыела! Бәхет түгелмени?!
Айрат Җәлалов гомер бәйрәме уңаеннан Раиса Васильевнага изге теләкләрен юллады. 
 –10 баланы үстерүе җиңел түгел. Ә сез аларның һәрбересендә олыларга карата ихтирам, туган илебезгә мәхәббәт, хезмәтне ярату кебек күркәм сыйфатлар сала алгансызз. Сезнең яшәешегез, тәрбиягез  күпләргә үрнәк,-диде ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International