Республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге чакыруы буенча әлеге чарада Чүпрәле районыннан чуаш халык фалклор ансамбле "Араскал" һәм гармунчылар катнашты. Алар дипломнар белән бүләкләнде.
Бу чарада 600 дән артык Казан, Буа, Мамадыш, Менделеевск, Нурлат, Кукмара, Питрәч, Апас, Саба, Чирмешән, Чүпрәле, Арча һәм башка районнар үзешчәннәре һәм профессиональ артистлары катнашты.
Программа "Яшә һәм ныгы елдан-ел Татарстан, бу хакта гармуным минем җырлый!"- җыр өзеге белән ачылды. Гармунчылар парады, терле концерт программалары бик күп кызыксыну уятты Казан халкын һәм килгән кунакларны.