Иске Задур авылындагы башлангыч мәктәпкә алты бала укырга килде

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

Иске Задур авылындагы башлангыч мәктәп быел янә укучылар кабул итте.

Соңгы елда биредә гомумән укучылар калмаган иде. Быелгы уку елында исә, алты бала 1 сыйныфка укырга керде.

Белем бәйрәменә әти-әниләр генә түгел, хәтта укучыларның туганнары да бик теләп килгәннәр иде. Район үзәгеннән “Татэнергосбыт” бүлеге җитәкчесе Низамова Венера Равил кызы белем бәйрәме белән тәбрик итте һәм укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Ата-аналар исеменнән Гөлүсә Камалова һәм Фидаиль Хәлиуллин котлады. Ә укучылар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Бәйрәм гөрләп үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International