Чүпрәле мәктәпләрендә беренче кыңгырау чыңлады

2018 елның 1 сентябре, шимбә

Бүген Чүпрәле районының барлык белем бирү учреждениеләрендә Белем көне уңаеннан тантаналы чаралар узды.

Традиция буенча укучыларны Белем һәм Яңа уку елы белән котларга район җитәкчеләре һәм кунаклар килде.
Марат Гафаров һәм ТР буенча федераль монополиягә каршы хезмәт идарәсенең бүлек нначальнигы Алмаз Яфизов Иске Шәйморза урта мәктәбендә булдылар.
Быелгы уку елында  мәктәп 97 укучы өчен үз ишекләрен ача, беренче сыйныфка исә 5 бала килә.
Марат Гафаров үзенең чыгышында мәктәп елларының иң гүзәл чор булуын билгеләп үтте, укытучыларга, укучыларга уңышлар теләде. 
  -Хөрмәтле укытучылар, укучылар, әти-әниләр! Сезнең барыгызны да яңа уку елы белән котлыйм. Сезгә белемнең иң югары үрләрен яуларга насыйп булсын, уңышлар юлдаш булсын!,-диде Марат Гафаров.
Бәйрәм уңаеннан җылы теләкләрне  Алмаз Яфизов, мәктәп директоры Ильмас Сафиуллов, авыл җирлеге башлыгы  Илһам Бикчуров һәм “Эталон-Агро” оешмасының җитәкчесе Сергей Никитин да юллады.

Белем дөньясына чакырып, беренче кыңгырау чыңлады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International