Мәчет имам хатыйбы Данир хәзрәт һәм тумышы белән районыбызның Кече Чынлы авылыннан, хәзерге вакытта Буа шәһәрендә яшәүче Муса хәзрәт авылыбызга иман нуры таратып, үзләренең моңлы тавышлары белән азан һәм вәгәзь ишеттерделәр. Авыл халкының хөрмәтен яулаган, инде кайберләре районнан читтә яшәүгә дә карамастан бүген корбан чалдырганнар. Алар арасында Алмаз Насретдинов, Энҗия Шәрәфетдинова, Җәүһәрия Якупова, Надир Мөшәрәпов, Рөстәм Бадыков һәм Илнар Хәйретдинов бар иде. Зәбирә Якупова, Энҗия һәм Альбина Шәрәфетдиновалар, Гөлбану Фәисханова, Клара Алкаева, Фирдәүсә Даутова, Рамилә Мөшәрәпова, Илхамия Якупова, Венера һәм Ләйлә Миначетдинова, Фирдәүсә Исхакова, Тәслимә Азизова мәчет йортында учак ягып казанда корбанлыктан телеңне йотарлык итеп аш, пылау пешерделәр, күмер самавырында чәй кайнаттылар. Гомумән, йөздән артык кеше утырырлык өстәлләр әзерләделәр. Коръән аятьләре уку, вәгәзьләр сөйләү мәҗлес буе дәвам итте. Авылдашлар татлы ризыклардан, сый-хөрмәттән сыйланып, илгә иминлек теләп дога кылдылар. Авыл ир – атларыннан Ринат Хәйретдинов, Фиркать Хәлитов, Җәүдәт Мөдәрисов, Илдус Исхаков һәм Әмир Хәйретдинов кебек уңганнар өстәлләр һәм эскәмәяләр әзерләгән. Мәҗлескә, Корбан бәйрәменә карата үзләренең фикерләрен әйтүчеләр дә күп булды. Алар Яңа Чүпрәле авылы халкының бик тә тату һәм дус – туганнарча яшәүләренә сокландылар, киләчәктә дә шулай бердәм булып бәхетле яшәүләрен теләделәр. Авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов та яңачүпрәлелеләргә иң изге теләкләрен ирештерде. Имам- хатыйп Данир Сираҗетдин улы әйтүенчә, мондый очрашулар кешеләрне берләштерә, якынлаштыра. Алга таба да туганлашып, иманлы булып яшәргә язсын. Укылган догаларны Аллаһы үзе кабул итсен. Корбан бәйрәмен бик зурлап оештыручыларга авылдашларыбыз чиксез рәхмәтләрен белдереп таралыштылар. Киләсе бәйрәмнәрне дә бергәләшеп уздырырга Ходай насип итсен иде. Амин.