Татарстан Республикасы көне һәм район оешу көне алдыннан Марат Гафаров "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырды.
Республика бүләгенең берсе белән Иске Чүпрәле авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Расыйх абый Яфизов бүләкләнде. Расыйх абый хәрби хезмәткә 1944 елда чакырылып, 7 елдан соң гына өенә кайта. Агымдагы елда аның тормыш иптәше Бибинур апа да вафат булды, бүгенге көндә ул балалары тәрбиясендә көн күрә.
Дәүләт бүләгенең икенчесе Шланга авылында гомер кичкән, Бөек Ватан сугышы ветераны Хамит абый Маллямовка тиешлесен Марат Гафаров балаларына тапшырды. Кызганычка каршы, ветеран быел май аенда бакыйлыкка күченде. Күп тә үтми якыннары аның бер улын да җирләделәр. Хамит абыйның биш баласы исән, күбесе Ульяновск өлкәсендә, кызы Гөлсем апа Шланга авылында яши.

Хамит абый Маллямов сугышка 1943 елның ноябрендә алына, 1945 елга кадәр 1045 нче укчы полкында хезмәт куя, Япониягә каршы сугышта катнаша, күп кенә медальләргә лаек була.
Марат Гафаров бүләкләрне тапшырып, ветераннарыбызның аяусыз батырлыклары, сугыш елларындагы хезмәтләре өчен рәхмәтләрен белдерде.