Тәгәрмәчле кибетләр - район үзәгеннән ерак урнашкан, халык саны аз булган һәм көндәлек кирәк - ярак белән сату итү бөтенләй булмаган авыллар өчен бердәбер котылгысыз чара булып тора.
Бүгенге көндә районның 9 торак пунктына махсус кибет итеп җиһазландырылган шундый ике машина йөри башлады. Тәгәрмәчле кибетләрдә барысы да бар: кирәкле товар, аларны саклау өчен суыткыч, электрон үлчәү, киштәләр... Күчмә сату итү эше белән эшмәкәрләр: Шланга авылыннан Илнар Садеев һәм Зур Чынлыдан Зөлфирә Гайнетдинова улы Илмир белән шөгыльләнә.
Илнар Садеев һәм Зөлфирә Гайнетдинова эшмәкәрлек эшчәнлеген моннан 10 еллап элек ачып җибәргән булганнар. Башлыча авылда да кибет тоталар, сату итәләр. Быел алар республика программасы буенча кооператив оештырып, әлеге шөгыльне башлап карарга уйлаганнар. Әйтергә кирәк, программа да җәлеп итәрлек. Республика тарафыннан эшмәкәрләргә тәкъдим ителүче автокибетләр генә түгел, ә авыл арасындагы юл озынлыгы 11 км дан артса, чыгымнар өчен тотылган ягулык материаллары да субсидияләнә икән.
Һәр машинаның 3-4 авылны үз эченә алган маршруты график буенча нигезләнгән. Дүшәмбедән алып җомгага кадәр алар Яңа һәм Иске Задур, Татар Уби, Кече Шәйморза, Чепкас-Илмәт, Татар Төкесе, Коршанга-Шигали, Яңа Ишле һәм Татар Шатрашаны авылларына юл тоталар.
Арада халкы белән иң аз санлысы - Яңа Задур авылы. Бу авылда барлыгы 33 кеше генә яши, башлыча өлкән яшьтәгеләр.
- Без барыбыз да шушы авылда туып үскән, шунда яшәгән, эшләгән кешеләр. Шуңа да бер кая да китәсе дә килми, югыйсә балалар үзләренә дә чакырып торалар. Туган авылны, туган туфракны ташлыйсы килми шул, хәер кирәкми дә. Соңгы елларда җитәкчеләребез авылларда яшәүчеләрнең тормыш шартларын һаман саен яхшырту өчен тырышлык күрәләр. Юллар төзелә, ут, газ, су бар, хәзер менә автокибетләр йөри башлады. Ул безгә бик кирәк иде. Район үзәгенә барырга ерак, кемнәндер сорарга-барысы да картлар. Ә машина һәр юлысы свежий товар алып килә: ипи, тоз, конфетлар, ярмалар - безгә шулар җитә дә. Өлкәннәргә карата шундый игътибар булганы өчен рәхмәтләр әйтәбез,- диләр Яңа Задурдан Гөлшат Алиева, Рокыя Садыйкова, Надиря Низамова һәм Сания апа.

Яңа Ишле авылында исә 206 кеше яши. Шуңа да автокибетне атнага ике мәртәбә килсен, дип гозерләрен җиткерәләр алар. Шулай итеп, тәгәрмәчле кибеттә бу авылга кирәк-яракларны Илнар Садиев дүшәмбе һәм җомга көннәрендә җиткерә.
Яңа Ишле авылы халкы да автолавканың барлыкка килүенә куанычын белдерә: товар да сыйфатлы, бәяләр дә ярыйсы. Моннан тыш, кибет берничә урамны әйләнеп тә чыга. Аеруча йөри алмаучы, ялгыз яшәүче өлкәннәр яшәгән урамнарга бара.
- Мин хат ташучы булып эшлим. Өлкәннәргә пенсия, газет – журналлардан тыш, продукталар да китерергә туры килә. Автолавканың барлыкка килүе белән минем дә эшем җиңеләйде, өлкәннәр дә шатланды. Өйалларына ук кирәк яракларны бушлай китереп тапшыралар,-ди Рәфия Хасанова.
Шушы авылда яшәүче Дамир абый Мөхетдинов I төркем инвалид, коляска ярдәмендә генә күчеп йөри. Тормыш иптәше Гелира апа да лаеклы ялда. Тәгәрмәчле кибетнең авылга килүен уңай яктан бәялиләр.
- Бик шатландык. Көн тудымы, ашыйсы килә, өстәл янына утырабыз барыбыз да. Әллә кайларга барып йөргәнче, өебезгә китереп бирәләр, Ходайның рәхмәте, -диләр алар.
Һәр яңалыкның халык тарафыннан ни рәвешле кабул ителүе дә бик мөһим. Халык мәнфәгатен беренче урынга куйганда, автокибетләр хезмәтенә ихтыяҗ һәрвакыт зур булып калачак. Һичшиксез, автокибетләр, теләсә нинди һава торышы булуга да карамастан, үзләренең стаып алучыларына чыгачаклар. Ә киләсе елда исә, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов әйтүенчә, шушы авылларның өчесендә модульле кибетләр барлыкка киләчәк.