Һәркемнең үз эше дигәндәй, кыш айларында район мәктәпләренә, балалар бакчаларына һәм башка социаль объектларга җылылык бирү муниципаль унитар “Прогресс” предприятиесенә йөкләнгән. Бүген әлеге оешмада “урак өсте” диярсең.
Дөрес, биредә үткән ягулы сезоны тәмамлану белән үк казаннарны һәм прибор – җиһазларны төзекләндерүгә керешкәннәр иде. Инде көз якынлашты, озакламый суыклар да башланыр. Ә урамда һава температурасы биш көн рәттән уртача плюс сигез градус һәм аннан да түбәнрәк булган очракта җылыту мичләрен кабызуга рөхсәт бирелә, ягъни ягу сезоны башлана. Шул уңайдан, кышка нинди әзерлек күрелүе хакында әлеге предприятие директоры Евгений Иванцовка газета журналисты Рәшит Фәтхуллов берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.
-Евгений Николаевич, синоптиклар: "быелгы сентябрь ае башка еллардагыга караганда берничә градуска җылырак һәм явым- төшемнең дә беркадәр азрак булуы көтелә"- диләр. Фаразлар чынга ашырмы юкмы, әмма шунысын да онытырга ярамый, Россиянең без яши торган зонасында кышның башланып китүе, гадәттәгечә көтмәгәндә һәм ягу казаннарын, җылыту системасын бар куәткә ремонтлау вакытына туры килә. “Прогресс” предприятиесе коллективы ягу сезонына ничек әзерләнә?
-Башлап шуны әйтим, безнең карамакта 62 котельный бар. Нигездә, аларны төзекләндерү төгәлләнеп килә. Барлык казаннар, насослар, приборлар һәм электр җиһазлары төзек. Газ сигнализаторларын, монометрларны һәм газны хисаплау приборларын тикшертү буенча аукцион үткәргән идек. Үзебез өчен Казан шәһәрен кулай дип санадык һәм 119 сигнализаторны, биш счетчикны, 8 газ корректорын һәм 58 монометрны тикшерттек. Метрологик тикшерү үткән приборларны алып кайттык, хәзер аларны урнаштыру бара. Село Уби, Хорновар – Шигали, Татар Бизнәсе, Иске Чокалы, Городище, Шланга авылларындагы мәктәпләрнең һәм Иске Шәйморза участок хастаханәсе котельныйларының түбәләрен ремонтладык. Социаль- мәдәни объектлардан кала, балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне, шулай ук сәламәтлек саклау учреждениеләре биналарын кышка әзерләү аерым игътибарда булырга тиеш дип саныйм. Село Уби, Хорновар – Шигали, Татар Бизнәсе, Иске Шәйморза мәктәплҗре һәм “Җылы йорт” приюты, Яңа Уби, Татар Бизнәсе, Иске Шәйморза мәдәният йортлары, Иске Шәйморза участок хастаханәсе котельныйларында агарту һәм буяу эшләре башкарылды. Иске Кәкерле, Түбән Каракитә, Матак һәм Городище балалар бакчаларының, Иске Дуван һәм Иске Задур башлангыч мәктәпләренең котельныйларында су тама торган урыннар һәм циркуляция насослары ремонтланды. Иске Кәкерледәге балалар бакчасын җылытучы ике казанга демонтаж ясадык һәм Матак урта мәктәбендә электр жиһазларын, суүткәргеч торбаларны һәм насос жиһазларын яңарттык. Алар 30 майдагы ураганнан зур зыян күргәннәр иде.
Иске Чүпрәленең 1 санлы урта мәктәбе һәм район Мәдәният йортын җылытучы “КВГ – 500” маркалы зур казаннарны чистарттык. Түбән Чәке урта мәктәбендә дә иске торбаларны һәм “КЧМ – 5” маркалы казаннарны, төтен торбаларын, автоматикаларны һәм электр үткәргеч чыбыкларны алмаштырырга туры килде. Казаннарны һәм газ жиһазларын алмаштыруны “Газлаштыру фонды” аша җаваплылыгы чикләнгән “Тепловик” җәмгыяте башкарды. Иске Шәйморза, Зур Чынлы, Алешкин – Саплык, Иске Чүпрәленең 1 санлы урта мәктәбе, Убидагы “Җылы йорт” приюты һәм район Мәдәният йорты котелҗныйларындагы казаннарны химик сыекча белән юдырдык. 56 котельныйга техник хезмәт күрсәттек. Электр насосларының һәм жиһазларның җиргә тоташуын тикшердек. Гомумән, ягу сезонына әзерләнү өчен генә дә бер миллион 500 мең сумга якын акча тотылды. Газ һәм электр энергиясе бирүче оешмалар алдында бурычларыбыз юк.
-Операторларга, гомумән эшче кадрларга кытлык сизелмиме?
-Кытлык юк, операторларыбыз бик тәҗрибәле һәм тәртипле кешеләр дип әйтер идем. Барысы да күп еллар шушы эшне башкаралар. Ел саен алар белемнәрен күтәреп имтихан да тапшыралар. Имтихан буенча билгеләр дә куандыра. Сүз уңаенда шуны да искәртим, без үзебез эшләргә тиешлесен үтәрбез. Хәзер эш кулланучыларда. Тәрәзәләр, ишекләрне җылыту җылыны сакларга ярдәм итә. Урыннардагы җитәкчеләр бу хакта онытмасыннар иде.
-Сез төзелеш юнәлешендә дә эшли башладыгыз, уңышлар ничек, куандырамы?
-Әйе, әлегә зур биналар төзедек дип әйтә алмыйм, шулай да Яңа Чәке авылында беренче объект – фельдшер – акушерлык пунктын шушы көннәрдә файдалануга тапшырачакбыз. Беренче коймакны төерле була дисәләр дә, эшебезне җиренә җиткереп үтибез. Аннан соң Дуван авылында шундый ук ФАП төзиячәкбез.
Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Евгений Николаевич, уңышлар юлдаш булсын!