21 август көнне бөтен дөнья мөселманнары Гыйд әл-әдха – Корбан бәйрәмен билгеләп үтте. Шул уңайдан Яңа Чүпрәле авылы мәчетендә дә иртә таңнан халык җыелды. Бәйрәм барышында имам-хәзрәт Данир Сирач улы бәйрәм вәгазьләре сөйләде, ТР Диния назәрәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлавын да ирештерде. Вәгазьләрдән соң сәгать 5:00 мөсельманнар гает намазын кылдылар, аннан соң аятләр укылды.