21 август төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, яшен вакытында 15-20 м/с кадәр җил булуы көтелә, дип кисәтә Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте.