Җитмештә дә җитез

2018 елның 18 августы, шимбә

Аның бөтен тормышы һәм эшчәнлеге Чүпрәле районы белән бәйле булды. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган егет башта район мәктәпләрендә балаларга география фәнен укыта. Район үзәгендәге кичке мәктәпне җитәкли, хезмәтендәге уңышлары өчен министрлыкның бүләкләренә һәм Мактаулы исемнәренә лаек була. Аннан соңгы елларда аңа район партия комитетында, авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идәрәсендә, район хакимиятендә төрле җаваплы вазыйфалар башкарырга туры килә. Кайсы гына эшкә билгеләнсә дә Надир Абзалович үзен үтә дә белемле, намуслы, үзенә һәм янәшәдәгеләргә таләпчән хезмәткәр буларак таныта. 70 яшен тутыруга да карамастан Надир Насретдинов җиң сызганып мәчеттә дин эшләрен алып бара. Туган авылы Яңа Чүпрәледә мәчет төзү эшләрен башлап йөрүчеләрнең берсе була. Мәҗлескә килгән авылдашлары, сыйныфташлары, күршеләре, таныш – белешләре һәм дус – ишләре аңа барысы өчен дә ихлас күңелдән олы рәхмәтләрен әйттеләр, Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов район җитәкчесе исеменнән Рәхмәт хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International