Городище авылыннан Кадукова Елена Николаевна олы юбилеен билгеләп үтте

2018 елның 18 августы, шимбә

Шушы көннәрдә Городище авылы җирлегендә яшәуче Кадукова Елена Николаевна олы юбилеен – 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
   Бу бәйрәм белән котлап, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаровның бүләген аңа район Башлыгы  урынбасары Алексей Сарафанов һәм авыл җирлеге башлыгы Сергей Салифанов тапшырды.
  Бүгенге көндә Елена Николаевна энесе Алексей гаиләсендә гомер итә. Үзенә гаилә корырга язмаган булган, күрәсең.  Шулай да, ул тормышыннан зарланмый.  Бу гаиләдә аны хөрмәт итәләр, Алексейның баларлары, оныклары аңа, яратып “әби” диеп дәшәләр.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International