Район Башкарма җитәкчесе Марат Гафаров карары белән Чүпрәледә территорияләрне төзекләндерү буенча 20 апрельдән 20 августка кадәр бәйге игълан ителгән иде. Бәйгедә катнашу өчен бры тик тирә-ягыңны чиста тотарга, төзекләндерергә һәм әлеге эшләрне башкару мизгелләрен туплап комиссиягә фото, видеоязма рәвешендә тапшырырга кирәк. Җиңүчеләр өч номинация буенча ачыкланачак: "Иң әйбәт предприятие", "Үрнәк булган йорт биләмәсе", "Иң әйбәт авыл җирлеге", акчалата бүләк биреләчәк.
1 урын – 30 000 сум,
2 урын – 20 000 сум,
3 урын - 10 000 сум.