Чүпрәле районы Иске Чокалы авылында гомер итүче Наҗия Хәсәнҗан кызы Сәлахова үзенең олы юбилеен – 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.
Наҗия апаны олы юбилее белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтов һәм авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдинов килгән иде. Алар аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаровның бүләген тапшырдылар, исәнлек, хәерле, бәрәкәтле гомер теләделәр.
Наҗия апа ире Абдулла абый белән 67 ел бергә гомер кичерәләр, 4 бала үстереп аякка бастыралар. Бүгенгесе көндә Наҗия апаның 9 оныгы, 5 оныкчыгы бар.