Чүпрәле районы сулыкларында коену рөхсәт ителми!

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

 Район территориясендә күләмле 14 сулык бар. Әмма аларның берсе дә кешеләр коену өчен махсус таләпләргә җавап бирми. Бары тик халык хуҗалыгында файдалану өчен генә, әйтик, янгын куркынычы булган очракта һ.б. вакытта кулланыла. Шуңа да барлык сулыклар тирәсенә “Су керү тыела” дигән язулар урнаштырылган. Билгеле, бу гына буласы фаҗигадән коткарып кала алмый, моның өчен һәркем саклык чараларын үзе дә үтәргә тиеш.

Су коенуның кагыйдәләрен дә искә төшереп үтәбез:

* Беркайчан да суга сикермәгез: суның тирәнлеген дә, төбен дә белеп бетермәскә мөмкин.

* Кичләрен һәм төнлә, күз күреме начар вакытта, томан вакытында су коену катгый тыела.

* Әгәр сулыкларда чикләү билгеләре булса – суга кермәскә!

* Бернинди пенопласт, бүрәнә, такта ише әйберләр белән суга кермәскә: алар бик җиңел генә суда әйләнәчәкләр.

* Тәннең артык кызуын да, артык суынуын да булдырмаска!

* Сулыкларда бер-береңне тоткарлау кебек уеннар белән мавыкмаска!

* Суга исерткеч эчемлек кулланган килеш кермәскә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International