Быел районда 200ләп бала беренче сыйныфка укырга керә. Әлеге сабыйлар өчен мәктәпкә әзерләнү бик дулкынландыргыч вакыйга. Тәүге тапкыр укырга баручы, шулай ук күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче малайлар-кызлар өчен республикада ун елдан артык "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе үткәрелә.
Әлеге акция кысаларында районда 92 балага мәктәп кирәк-яраклары тулы букчалар тапшырылды, чарада күп кенә кунаклар, иганәчеләр да катнашты.
- Дистә ел элек республикабызда "Мәктәпкә җыенучыларга ярдәм ит!" дигән бик матур традиция башланып киткән иде. Аны бик күп игелекле кешеләр хуплап алды, ярдәм кулларын сузды. Әлеге күркәм гадәт дәвамлы,ә белем дөньясына тәүге адымнарын ясаучы баларга бары тик уңышлар юлдаш булсын. Әлеге букчаларда “5” ле билгеләре генә урын алсын иде , -диде Марат Гафаров булачак беренчеләрне һәм аларның әти-әниләрен котлап.
Бәйрәмдә ТР Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, Монополиягә каршы Федераль хезмәтенең Татарстандагы идарә вәкиле Алмаз Яфизов, иганәчеләр дә котлау сүзләрен җиткерделәр.
Шуннан бәйрәм түренә бер-бер артлы узган балаларга җитәкчеләр мәктәп өчен бик күп кирәк-яраклар - ручкалар, карандашлар, линейкалар, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелмалар белән тулы букчаларны өләшеп чыктылар.
Әти-әниләр исеменнән өч бала әнисе Лилия Әхмәтова сүз алып, балаларны уку елына җыештыру авырлыгын бүлешкән игелекле кешеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Эшләрендә уңышлар, игелекле гамәлләренең үзләренә дә изгелек булып әйләнеп кайтуын теләде.
Татар Бизнәсеннән Лилия Садиева:
- Әлбәттә, һәр баланың башкалар кебек үк, мәктәпкә матур киенеп барасы килә. Әмма күп кенә гаиләләрдә, кызганычка каршы, әлеге мөмкинлекне тудыру мөмкин түгел. Тиздән, гаиләбездә тагын бер сабый туачак, уртанчысы белән менә яңа мәктәпкә барабыз, олысы инде укый. Матди хәлне әз генә булса да җиңеләйтү өчен шундый акцияләрнең булуы бик куанычлы .Ярдәм иткән кешеләргә зур рәхмәт.