Исегезгә төшерәбез, моннан берничә ай элек Чүпрәле районы ветеринария берләшмәсенә яңа УАЗ автомобиле базасында мобиль пункт кайткан иде. “Әлеге техника мал – туар асраучы оешмалар, предприятиеләр һәм шул исәптән шәхси хуҗалыклардагы терлекчелек тармагына хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру өчен бирелде, - ди район ветеринария берләшмәсе начальнигы Айрат Иматдинов
Бу мобиль пункт район ветеринария берләшмәсе мал табибларына шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына барып ярдәм күрсәтү мөмкинлеге тудыра. Әлеге мобиль комплекс ветеринария пункты мал-туарның тоякларын эшкәртү һәм дәвалау станок-беркетече, вак йорт терлекләре өчен клиника, йогышсызландыру җайланмасы, авыл җирендә терлекләргә беренче ярдәм күрсәтә алырлык кораллар белән җиһазландырылган. Мобиль пунктта ток бирү өчен генератор, суыткыч, ветеринария табибына кул югыч, төрле медикаментлар куяр һәм язар өчен өстәл, кондиционер, 750 килограмм йөк күтәрешле тагылма җиһазы һәм башкасы бар. Күчмә ветеринария пункты малларның сәламәтлеген кайгырту белән бергә, вакытында ярдәм күрсәтеп, кешеләрне бәла-казадан саклау мөмкинлеге дә бирәчәк. “Чакырулар еш була, тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан без ярдәмгә ашыгабыз”,- ди мобиль пунктта эшләүче Николай Наумов. “Әлеге машинаны йөртүче Рәшит Шәрәповка да халык бик рәхмәтле, укып кайткан белгеч диярсең, кулыннан килгән кадәр бөтен эшне җиң сызганып башкара”,- дип сүзгә кушылды крестьян – фермер хуҗалыгы җитәкчесе Владимир Лысов. Шушы көннәрдә генә аның хуҗалыгындагы мөгезле эре терлекләрнең тоякларын эшкәрттеләр. “Тормышлар җайлана бара, мобиль пунктны чакырып бер генә шалтыраткан идем, килеп тә җиттеләр, рәхмәт үзләренә”,- ди Владимир.