Чүпрәледә ТР Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил кабул итәчәк

2018 елның 7 августы, сишәмбе

2018 елның 17 августында 13.00 сәгатьтән 15. 00 сәгатькә кадәр  район Башкарма комитеты бинасында (Иске Чүпрәле авылы, үзәк урам, 13 йорт)  ТР Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил  Татарстан Республикасы һәм район прокуратурасы белән берлектә чүпрәлеләрне  кабул итәчәк.

Кабул итүдә районның хокук саклау органнары, сәламәтлек, социаль яклау, пенсия фондының райондагы бүлеге вәкилләре дә катнашачак.

 Кабул итүгә язылу өчен телефон: 8(843) 236-41-80.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International