Чүпрәледә Россия юристлары Ассоциясенең Татарстандагы төбәк бүлеге тарафыннан халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәге ачылды һәм эшли башлады. Үзәкнең адресы: Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 14 А, 13 кабинет (“Мои документы” күп функцияле үзәк бинасы).
Халыкка бушлай юридик ярдәм дүшәмбедән алып җомга көнгә кадәр иртәнге 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр адвокат Айгөл Дамаева тарафыннан консультацияләр рәвешендә күрсәтелә.
Мөрәҗәгать итү өчен телефоннар: 2-29-92, 89372859544.