Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

2018 елның 7 августы, сишәмбе

8 август төнлә һәм көндез Татарстанда урыны белән яшенле яңгыр һәм боз явачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте. Моннан тыш, яшен вакытында көчле җил исәчәк, аның тизлеге секундына - 17 метр, урыны белән 19-24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International