90 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан Россия Президентының котлавына һәм район бүләгенә Кече Чынлы авылында яшәүче Тәскирә апа Җәмдиханова да ия булды. Әлеге күңелле мизгелләрне юбилярга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов бүләк иттеләр.
Тәскирә апа 13 яшеннән әнисез кала. Әтиләре башкага өйләнә, сугышка да китеп бара. Әнисез калган дүрт туганына шулай итеп, ул әнине дә, әтине дә алмаштыра.
Тәскирә апаның чаялыгы, тиктормаслыгы искитмәле. Тугызынчы дистәне ваклавына карамастан, ул әле лә идән юа, кайнатып керләр юа, гомумән, өйдәге эшләрне үзе башкарырга тырыша.