Чүпрәле районы Түбән Каракитә авылында гомер итүче Суфия апа Шәрәфетдин кызы үзенең олы юбилеен – 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
Суфия апа олыгаеп кына тол калган авылдашы Кыям абыйга тормышка чыга. Кыям абыйның хатыны бик яшьли бу дөньядан китә. Берсеннән-берсе кечкенә сабыйны (олысына 9 яшь, иң кечесенә 1 яшь тә тулмаган була) Суфия апа үз кочагына алып, йөрәк җылысын, әни назын бүләк итә. Алар янына тагын уртак ике бала өстәлә.
Бүгенге көндә 8 баладан дүртесе генә бу дөньяда исән-сау гомер кичерә, Кыям абый да бакыйлыкка күптән күчкән. Суфия апа исә төпчек улы Шәүкәт , килене Нәфисә тәрбиясендә яши.
Суфия апаның юбилее уңаеннан балалары җыелышып корбан ашы үткәргәннәр. Әнисеннән ятим калган иң олы балаларның берсе Ирфан абый әлеге мәҗлескә Якутиядән кадәр кайткан.
Суфия апаны юбилее белән котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов һәм авыл җирлеге Башкарма комитеты сәркатибе Рузалия Шакирова килделәр. Алар аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаровның бүләген тапшырдылар, исәнлек, хәерле, бәрәкәтле гомер теләделәр.