Районда бүгенге көнгә 15 000 гектарга якын мәйдандагы игеннәр җыеп суктырылды, бу барлык мәйданның 40 % тәшкил итә.
Бүгенге көнгә ашлыкның тулаем җыемы 36 200 тоннага җитте. Уракта көн саен 70 кә якын төрле маркалы комбайн эшли.
Марат Гафаров һәм агроидарә начальнигы Тәлгать Халитов урып-җыю эшләре белән танышып, игенче-механизаторлар белән һәркөн күрешеп йөри. Уракның беренче нәтиҗәләре буенча, җаваплылыгы чикләнгән “Эталон-Агро” җәмгыяте комбайнчысы Рифкат Халиуллинга, “Цильна” хуҗалыгыннан Рәфикъ Шәйдулловка, “П.В.Дементьев” исемендәге агрофирмадан Николай Моисеевка һәм “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасы комбайнчысы Валерий Храмовка флагчыклар һәм акчалата премияне дә М.Гафаров белән Т.Халитов тапшырды.