Балалар өчен мәйданчык төзелә

2018 елның 4 августы, шимбә

    Эле кайчан гына район үзәгендәге паркларда балалар өчен мәйданчыклар, таганнар урнаштырылып файдалануга тапшырылган иде, инде менә хәзер үткән елларда төзелгән амфитеатр янәшәсендәге буш урында балалар өчен яңа мәйданчык төзелә башлады.  Бүгенге көндә аның проекты расланган. Мәйданчыкта йөрү өчен тротуар юлларының нигезләре ныгытылган, анда таш, ком түшәлгән. Асфальт салуга әзерләү эшләре бара, тротуар кырыйларына бордюрлар урнаштырыла башлаган. Шул ук вакытта уен мәйданчыклары, аттракционнар, балалар өчен башка уен җиһазлары урнаштыру урыннарын әзерләү буенча да эшләр башланып киткән.
   Төзелеш Буа “Стройград”  төзелеш оешмасы хезмәткәрләре тарафыннан башкарыла.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International