Городище авылындагы балалар бакчасы агымдагы елның 1 маеннан зур ремонтка ябылды. Биредэ эле дә эш кайный, анда "Созидание" субподряд төзелеш оешмасы бригадалары эшли. Бакчада җылыту системасы, канализация торбалары, ишекләр алмаштырыла, санбүлмә капиталь төзекләндерелә, санузеллар алмаштырылып, идәннәре җылытылды. Түшәмнәр ясалып бетте һәм җылытылды. Бина тышкы яктан да тышланачак. Барлык эшләр 29 августка тәмамланыр дип көтелә, чөнки 29 августта бакча үзенең 30 еллыгын билгеләргә җыена.