Кече Уби авылында яшәуче тыл хезмәтчәне Мария Алексеевна Убаева олы юбилеен – 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
Бу бәйрәм белән котлап, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаровның бүләген аңа район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Данис Сатдинов һәм авыл җирлеге башлыгы Алесей Ярухин тапшырды.
Бүген Мария Алексеевна бәхетле картлыгын кызы Людмила, кияве Николай янәшәсендә үткәрә. Өч онык кызы, бер оныкчык улы бар юбилярның.