Составына бертөркем бизнесменнар кергән делегацияне район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров каршы алды.
Очрашу барышында район җитәкчесе аларны район белән таныштырды, Чүпрәленең инвестицион паспортын һәм берничә төрле бизнес-проект тәкъдим итте.
Эшмәкәрләрне цемент заводы төзү проекты кызыксындырган һәм аларның бу якларга килүләренең максаты да шуннан гыйбарәт – районны үз күзләре белән күреп, танышырга теләгәннәр.
Марат Гафаров һәм аның урынбасары Ильмир Измайлов озатып йөрүендә алар цемент ясау өчен 95 процент күләмендә туры килүче үзенчәлекләре булган биләмәләрдә, Татар Бизнәсе известь карьерында, һәм Түбән Чәкедәге цеолит эшкәртү заводында булдылар.