Быелгы урак чорында Чүпрәле игенчеләренә 36000 гектарга якын бөртекле ашлык җыеп алырга туры киләчәк.
Шуның 10400 гектарын кышкы бодай тәшкил итә. Агроидарә белгечләре әйтүенчә, уңыш начар булмаска ошаган. Табигать шартлары керткән үзгәрешләр нәтиҗәсендә быелгы урып – җыю эшләре ике атнага диярлек соңгарып башлана. Басуга төрле маркадагы 71 комбайн чыгачак. Аларның 28 – е чит илдә эшләнгән. Уртача һәр комбайн 500 гектарга якын мәйданда урып – җыю эшләре башкарырга тиеш булачак.
Кичә, гадәтәгечә уракка чыгу алдыннан игеннәрне урып – җыю техникасын, ашлык ташу автотранспортларын, кадрлар белән тәэмин ителешне, ындыр табакларындагы үлчәгечләрне, игеннәрне киптерү жайланмаларын, складларны, туфрак эшкәртүдә катнашырга тиешле тракторларны һәм жиһазларны Татарстан Республикасының үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың торышына күзәтчелек итү буенча Идарәсе начальнигы Радик Зиатдинов җитәкләгән махсус комиссия тикшерде. Аның составында шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Айдар Сәлахов һәм шушы ук министрлыкка караган кырчылык тармагын үстерү бүлегенең терлек азыгы җитештерү секторы мөдире Илнар Хафизов бар иде.
Комбайннар парадында Чүпрәле муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров, район авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе начальнигы Тәлгать Хәлитов, белгечләр, җәмгыятьләр, агрофирма филиаллары җитәкчеләре, баш агрономнары һәм инженерлары катнашты. Тикшерүчеләр үз эшен җаваплылыгы чикләнгән “ Эталон – Агро” җәмгыятеннән башлады. Аннан соң “Цильна” хуҗалыгы, П.В. Дементьев исемендәге агрофирма, “Р.Бикчуров” крестьян – фермер хуҗалыгы техникасын карадылар. Иске Чокалыда “А.Низамов”, “И. Мәхмутов”, “Ф. Хәйруллин”, һәм тармаклы технологияләр техникумы комбайннары тикшерелде. “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасының техникасын Иске Кәкерле филиалына китергәннәр иде. Комбайннарны тикшерү барышында, беренче чиратта, аларның техник торышына, аеруча бөртек коелырдай урыннарның томаланган булуына нык игътибар бирелде.
Шул ук вакытта агрегатларның янгын сүндерү җайланмалары, беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкалары, запас су белән тәэмин ителеш мәсьәләләре дә игътибар үзәгендә булды. Тикшерү барышында теркәү документлары, тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары янгын сүндерү җайланмалары, аптечкалар булуга, машиналар агрегатлары номерларының документлардагыларга туры килүенә, машиналарның техник торышына аерым игътибар бирелде. Хуҗалыклар җитәкчеләренә ачыкланган бозуларны бетерү кирәклеге күрсәтелде.
Соңыннан районның агроидарә начальнигы Тәлгать Хәлитов “Комбайннар парады"на йомгак ясап, игенчеләр алдына ачыкланган кимчелекләрне тиз арада бетереп, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәп, һәм күпме акча сарыф итеп көч куеп үстерелгән икмәкнең бөртеген дә югалтмыйча, тиз арада җыеп алу бурычын куйды. Парадка иң яхшы әзерлек күргән игенчеләр Грамоталар һәм акчалата премияләргә лаек булдылар.